Биографиясе

1933 елның 16 сентябре, Приморье крае Никольск-Уссурийский шәһәре, хәзер Уссурийск шәһәре — 2010 елның 27 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1956).

1966 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан Тарих институтында (1986 елдан — әйдәп баручы, 2004 елдан баш фәнни хезмәткәр).

Халыкара археозоологлар берлеге әгъзасы (1990).

Хезмәтләре палеозоологиягә, Урта Идел буе һәм Урал алдының борынгы, урта гасырлар халкы тарихын һәм рухи мәдәниятен өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре  

Древнее и средневековое животноводство Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1984;

Следы ритуальных животных в могильниках древнего и средневекового населения Среднего Поволжья и Приуралья. К., 2000.

Әдәбият  

Бурханов А.А. Человек редкой профессии // Культурные традиции Евразии. К., 2004.