Биографиясе

1906 елның 21 апреле, Саратов губернасы Камышлы шәһәре — 1969 елның 30 августы, Казан.

Саратов университетын тәмамлый (1931).

1933–1938 елларда Әстерхан педагогия институтында кафедрасы мөдире.

1939 елдан Казан педагогия институтында (1946 елга кадәр әдәбият кафедрасы мөдире), 1962 елдан Казан университетында (1962–1967 елларда журналистика кафедрасы мөдире).

Хезмәтләре ХХ йөз башы рус-татар әдәбиятлары багланышларына, рус революцион-демократик тәнкыйть тарихына, В.Г.Белинский, А.И.Герцен, Н.А.Добролюбов, Д.И.Писарев һ.б.ның иҗади мирасына карый. Г.Тукай, С.Хәким, Ә.Ерикәй, Г.Кутуй, Г.Бәширов һ.б. иҗатына багышланган мәкаләләр авторы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Габдулла Тукай: Жизнь и творчество. К., 1946;

Белинский как историк русской литературы. К., 1957;

Тукай и русская литература. К., 1966;

 Герцен — литературный критик. М., 1967.

Әдәбият  

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиогр. справ. К., 1970.