Биографиясе

1924 елның 11 апреле, Казан – 2002 елның 24 феврале, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан юридик институтын тәмамлый (1949 ел).

1952–1959 елларда Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтында укыта. Бер үк вакытта, 1952 елдан Казан университетының тарих, дәүләт теориясе һәм хокук кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Россиядә дәүләтчелек үсешенә, декабристлар тарихы һәм идеологиясенә, Россиядә җинаятькә каршы көрәш һәм хокук законнары мәсьәләләренә карый.

«Татарстан АССРның оешуы һәм дәүләти-хокукый хәле» («Образование и государственно-правовое положение Татарской АССР», 1960 ел) документлар җыентыгы, вузлар өчен уку ярдәмлекләре авторы.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Государственный строй Российской империи в первой половине XIX века. Казань, 1960;

Советское государство и право в период иностранной военной интервенции и гражданской войны (1918–1920 гг.). Казань, 1962;

Советы Среднего Поволжья в период борьбы за диктатуру пролетариата. Казань, 1977;

Правонарушения несовершеннолетних и их предупреждение. Казань, 1983 (соавтор).                       

Автор – Е.Б.Долгов