- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (2006)
1950 елның 25 сентябре, Казан — 2024 елның 13 июне, шунда ук.
1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, каты җисемнәр физикасы кафедрасында эшли.
Хезмәтләре оксидлы магнитик ярымүткәргечләрнең магнитик, электрик һәм оптик үзлекләре структурасын, шулай ук металлоорганик кушылмаларда күчерү күренешләрен өйрәнүгә карый.
Парфёнов оптик нурланышның ярымүткәргечләрнең Мёссбауэр спектрлары параметрларына тәэсирен ача (1978).
Металлоорганик эластомерларда корылма йөрткечләрнең күчерү механизмын тикшерә; яңа оксидлы магнитик ярымүткәргечләрнең катион бүленешен ачыклый; перовскит структуралы сирәк мәгъдән элементлары ферриманганитларында аномаль югары уңай магнит каршылыгы булуын ача. Бүләкләре
РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004).
Влияние оптического излучения на параметры мёссбауэровских спектров полупроводников // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1978. Т. 27;
Электрофизические свойства полиуретанов, координированных 3d-ионами с переменной валентностью // Докл. АН СССР. 1984. Т. 277, № 6;
Гигантское положительное магнитосопротивление в ферриманганитах лантана // Изв. РАН. Сер. физ. 2001. Т. 65.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.