Биографиясе

1938 елның 22 декабре, Воронеж шәһәре — 2013 елның 15 гыйнвары, Казан.

1962 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, оборона предприятиесе КБнда эшли (Казан).

1967–1977 елларда Казан авиация институтында.

1977 елдан Казан энергетика университетында, җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасын оештыручы һәм аның мөдире (1992–2000). Хезмәтләре җылылык алмаштыру җайланмасында энергия күчерү процессларын интенсивлаштыруга карый. Олимпиев интенсив җылылык алмашы булдыра торган аппаратларны исәпләү һәм проектлаштыру алымнарын тәкъдим итә.

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теплообменные аппараты с интенсифицированным теплообменом. К., 1999 (автордаш);

Существо интенсификации теплообмена на поверхности со сферическими выемками // Изв. РАН. Энергетика. 2002. № 2 (автордаш);

Теплогидравлический расчёт и проектирование оборудования с интенсифицированным теплообменом. К., 2004 (автордаш).