Биографиясе

1914 елның 21 октябре, Пермь губернасы, Оха районы Острожка авылы —1983 елның 11 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1938), шунда ук эшли, ректор, теоретик механика кафедрасы мөдире (1954–1979), профессор-киңәшче (1979 елдан), бер үк вакытта (1947 елдан) Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында, механика секторы мөдире (1951–1952).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре математика һәм механика өлкәсенә карый. Нужин — математик физикада фәнни юнәлешләрнең берсенә — аналитик функцияләр һәм аларның кулланылышы өчен кайтма кырый мәсьәләләр (ККМ) теориясенә нигез салучыларның берсе. ККМне классификацияли, аналитик функцияләр өчен контурлар үзгәрү (модификацияләнү) турындагы мәсьәләгә кире мәсьәлә төзи һәм аны чишә, ККМ чишелешенең тотрыклылыгын тикшерә.

Тизлек зурлыгының бирелгән бүленеше буенча канат профиле формаларын яки агымда һәм эзләнелгән контурда үзенчәлекләр булганда басымны билгеләү мәсьәләсен чишү юлларын үстерә. Гидротехник корылмалар астында фильтрлану теориясендә кире мәсьәләләр үсешенә юл сала.

Нужин тарафыннан фильтрлану тизлегенең бирелгән зурлыгы буенча җир асты контуры үзгәрү турындагы мәсьәләгә кире мәсьәлә куела һәм чишелә.

Стационар электр (җылылык) кыры өчен кире мәсьәләләрне тикшерә, ККМне детальләрне үлчәм буенча электрохимик эшкәртү теориясендә куллана.

Университет белән Нужин җитәкчелек иткән елларда 2 яңа факультет, 10 нан артык яңа белгечлек ачыла; Хисаплау үзәге, Төньяк Кавказда астрономия станциясе (Ставрополь краеның Зеленчук ст.), 2 лаборатория-уку корпусы, Фәнни китапханәләр, криоген лаборатория, 5 студентлар тулай торагы, сәламәтләндерү-спорт лагере төзелә; университетның мәдәният-спорт комплексы төзелә башлый, нәшрият оештырыла, Казан университеты тарихы музее ачыла.

РСФСР (1959–1967), ТАССР (1971–1979) Югары Советлары депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан университетында аңа мемориаль такта куела. Казанның бер урамы Нужин исеме белән атала. 2004 елда университетның төп бинасы каршында бюсты урнаштырыла (скульптор А.А.Бичуков).

Хезмәтләре

О решении основной обратной задачи и задач, приводящихся к ней // Уч. зап. Казан. университета. 1951. Т. 111, кн. 8;

О постановке и решении обратных задач напорной фильтрации // Докл. АН СССР. 1954. Т. 96, № 4;

Методы построения подземного контура гидротехнических сооружений. Обратные краевые задачи теории фильтрации. К., 1963 (автордаш);

Об обратных краевых задачах для многосвязных областей // Изв. вузов. Математика. 1964. № 5;

Обратные краевые задачи и их приложения в механике. К., 1965 (автордаш).

Әдәбият

Михаил Тихонович Нужин: Воспоминания современников. К., 1999;

Ильинский Н.Б. Михаил Тихонович Нужин, 1914–1983. К., 2002.

Автор — Н.Б.Ильинский