Биографиясе

1929 елның 4 гыйнвары, Нәманган шәһәре, Үзбәкстан ССР — 1992 ел.

Урта Азия университетын тәмамлый (Ташкент, 1953).

1956 елдан Бөтенсоюз энергетика читтән торып уку институтының Урта Азия филиалы КПСС тарихы кафедрасында, 1959 елдан Үзбәкстан ФАнең Тарих һәм археология институты өлкән фәнни хезмәткәре.

1972–1978, 1988–1991 елларда Үзбәкстан КП ҮК каршындагы Партия тарихы институты директоры урынбасары.

1978–1988 елларда «Коммунист Узбекистана» журналы баш мөхәррире.

1991–1998 елларда Үзбәкстан Республикасы ФАнең Тарих институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Үзбәкстанның совет чоры тарихы бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Төркестан, Бохара һәм Харәзем республикалары, Төркестан КПнең гражданнар сугышы чоры тарихына карый. «Үзбәкстанда гражданнар сугышы тарихы» («История гражданской войны в Узбекистане», Таш., 1970. Т. 2), «Үзбәкстан Коммунистлар партиясе тарихы очерклары» («Очерки истории Коммунистической партии Узбекистана», Таш., 1974), «Бохараның борынгы заманнардан безнең көннәргәчә тарихы» («История Бухары с древнейших времён до наших дней», Таш., 1976), «Төркестан XX гасыр башында: Милли бәйсезлек тарихына карата» («Туркестан в начале XX века: К истории истоков национальной независимости», Таш., 2000) коллектив монографияләрен әзерләүдә катнаша.

Хезмәтләре

Рабочее движение и распространение марксизма в России. М., 1958;

Советы Туркестанской АССР в период иностранной военной интервенции и гражданской войны. Таш., 1965;

 Борьба Компартии Туркестана за осуществление политики «военного коммунизма». Таш., 1975;

 Партия — наш рулевой. Таш., 1981.