Биографиясе

1931 елның 15 маенда Уфа шәһәрендә туа.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1954), «Башнефть» трестында эшли, нефть промыселы мөдире (1964 елдан), трестның үзәк фәнни тикшеренү лабораториясе башлыгы (1966 елдан).

1968 елдан СССР Нефть сәнәгате министрлыгының Куркынычсызлык техникасы һәм сәнәгать санитариясе буенча көнчыгыш нефть-газ фәнни-тикшеренү институты (Уфа) директоры, профессор (1992).

1994 елдан БР ФАнең Экология фәнни-техник ассоциациясе директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре углеводородлар чыгару технологиясенә һәм техникасына, экологик һәм сәнәгый куркынычсызлыкка карый. Нугаев бер скважинаның берничә катламны бер үк вакытта аерым эшкәртүе технологиясен фәнни яктан нигезли һәм эшли, нефть чыгаруда «кеше–машина–мохит» системаларының хәвефсез эшләвен фәнни-методик яктан нигезли. Нефть сәнәгатендә хезмәтне саклау принципларын эшли.

Уйлап табуга 60 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                  

Одновременная раздельная эксплуатация скважин на нефтепромыслах Башкирии. Уфа, 1970;

Безопасное ведение работ при раздельной эксплуатации пластов одной скважиной. М., 1979;

Безопасная эксплуатация нефтепромысловых объектов. М., 1990.