- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (2003), профессор (2013)
1958 елның 3 гыйнварында Казанда туа.
Казан университетын тәмамлый (1981), СССР ФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2005 елдан). Бер үк вакытта Казан технология университеты (2003–2005), Татар гуманитар-педагогика университеты (2003 елдан; 2007 елдан фосфорорганик кушылмалар фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе), Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты (2005 елдан) профессоры.
Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясенә карый. Низамов эфирлар һәм өчвалентлы фосфорның тиокислота хлорангидридларының карбониль кушылмалар белән реакцияләрен тикшерә, 1-алкилтиоалкилфосфонатлар синтезлау ысулын тәкъдим итә. Дүрт координацияле фосфор тиокислоталарының элементорганик кушылмаларын синтезлый, аларның үзлекләрен өйрәнә. Озын чылбырлы фосфорорганик кушылмаларны моноолефиннарның С16-С18, С20-С26, С28-С40 сәнәгатъ фракцияләре һәм пропилен тетрамерын фосфориллап табу юлларын; бисдитиофосфонат кислоталарын региоселектив синтезлау алымнарын, аларның реакциягә сәләтен; күп кенә иң түбән изопреноид, монотерпеноид һәм дитерпеноидларның табигый кушылмаларын фосфориллау алымнарын фәнни һәм технол. яктан нигезли. Фосфорлап модификацияләнгән полиэфирларны үтә тармакланган полимерларны фосфориллау реакцияләре нигезендә таба. Синтезланган фосфорорганик кушылмалар арасында бактериаль, фунгистатик, инсектоакарицид һәм гербицид активлыгына, шулай ук майлагычларның сыйфатын яхшыртучы өстәмәләр һәм корыч коррозиясенә ингибитор үзлекләренә ия булган матдәләр табыла.
Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Органические реакции сульфидов фосфора // Получение и свойства органических соединений серы. М., 1998 (автордаш);
Фосфорорганические соединения на основе 1,3,2,4-дитиадифосфетан-2,4-дисульфидов. Синтез и свойства // Журн. общей химии. 2002. Т. 72, № 9 (автордаш);
Disilyl dithiophosphonates in the synthesis of open chain and cyclic organothiophosphorus compounds // Heteroatom Chem. 2004. V.15, № 3 (автордаш).
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.