- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1971), РФА академигы (1991; 1987 елдан СССР ФАнең мөхбир әгъзасы), ТР ФАнең шәрәфле академигы (2008)
1940 елның 17 июнендә Мәскәүдә туа.
1963 елда Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесен, 1965 елда Мәскәү университетын тәмамлый.
1963–1986 елларда Мәскәү университетының Механика институтында эшли, профессор (1975), лаборатория мөдире (1980 елдан).
1986–1995 елларда РФА Себер бүлегенең Төмән гыйльми үзәгендә: Төньякны үзләштерү проблемалары институтында директор урынбасары (1986–1990), Күп фазалы системалар механикасы институты директоры (1990–1995), бер үк вакытта Төмән университетының күп фазалы системалар механикасы кафедрасы мөдире (1986–1993).
1993–2006 елларда РФАнең Уфа гыйльми үзәге рәисе, 1995–2004 елларда БР ФА президенты.
2006 елдан РФА Океанология институты директоры, РФА Президиумы әгъзасы.
Хезмәтләре күп фазалы тирәлекләр механикасына, термофизикасына, дулкынсыман динамикасына карый.
Нигъмәтуллин төрле типтагы күп фазалы яки гетероген катнашмаларда фаза эчендәге яки фазаара процессларны сурәтләү алымнарын, шулай ук аларның механик һәм термодинамик тигезләмәләренең йомык системаларын төзи. Металларны шартлау юлы белән ныгыту теориясен, бәрмә яки акрын процессларда металларда дислокацион процесслар кинетикасын һәм фаза күчешләре нигезләрен билгеләү теориясен үстерә. Дислокацияләр тизлеген һәм үрчүен исәпкә алып, каты җисемнәрне фаза күчешләре ярдәмендә тизләнешле деформацияләү закончалыкларын тикшерә, фаза күчешле эластик-пластик җисемнәрне югары тизлекле бергә бәрдерү мәсьәләсен беренче булып куя һәм чишә.
Торба рәвешле мичләрдә углеводородлы газ-сыеклык чималын җылыту процессын һәм аларны кокслау механизмын өйрәнә. Резонанслы ультратавыш тәэсирендә газның микрокуыкларын үтә нык кысу алымын эшләүдә катнаша. Нигъмәтуллинның тикшеренүләре атом энергетикасы җайланмаларында, үткәргеч торбалар транспортында һ.б. җайланмаларда авария ситуацияләрен анализлауның нигезен тәшкил итә.
Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Нигъмәтуллин җитәкчелек иткән Океанология институты Дөнья океанын, Россия диңгезләрен һәм аларда бара торган физик, химик, биологик һәм геологик процессларны комплекслы өйрәнә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты (1999–2003).
СССР Дәүләт бүләге газ һәм сыеклык халәтендәге матдәләрнең дулкын динамикасына нисбәтле фәнни хезмәтләре өчен бирелә (1983).
Почёт ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы медале, РФ Космонавтика федерациясенең К.Э.Циолковский һәм академик В.П.Макеев исемендәге медальләре белән бүләкләнә.
Основы механики гетерогенных сред. М., 1978;
Динамика многофазных сред: В 2 т. М., 1987;
Nano-scale thermonuclear fusion in imploding vapor bubbjes // Nuclear Engineering and Design. 2005. V. 235; Как обустроить экономику и власть России: Анализ инженера и математика. М., 2007.
Всемирный биографический словарь. М., 2000;
Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.