Биографиясе

1947 елның 19 октябрендә Казанда туа.

Казан университетын тәмамлый (1974).

Казан технология университетында эшли, физика кафедрасы мөдире (1994 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре полимерларның физика-химиясенә карый.

Нефедьев полимерметалл фазаара катлам формалашуның физик-химик нигезләрен билгели.

Полисульфид һәм эпоксид олигомерлар нигезендә ябышучан, электр үткәрүчән герметик композицияләр булдыра.

Шиннар сәнәгате өчен ныклык һәм адгезия үзлекләре яхшыртылган, модификацияле резиналар («Түбәнкамашин» АҖдә гамәлгә кертелә), җылыта торган үзкөйләнешле кабельләр һәм капламнар җитештерү өчен материал тәкъдим итә. Нәньютон сыеклыкларның структур үзлелеген киң диапазонда үлчәү приборлары булдыруда катнаша («Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖдә гамәлгә кертелә).

Уйлап табуга 13 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Некоторые аспекты влияния рецептурных факторов на прочностные свойства шин. Нижнекамск, 2001 (автордаш);

О природе комплексов меди в переходном слое адгезионного соединения тиоколового герметика и латуни // Журн. прикладной химии. 2002. Т. 75, вып. 8 (автордаш);

ESEEM of copper complexes formed in the interlayer between tiokol-epoxy adhesive and brass substrate // Appl. Magn. Res. 2002. № 22 (автордаш).

Әдәбият                           

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.