Биографиясе

1958 елның 14 декабрендә Казанда туа.

1979 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли: Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында һәм математика анализ кафедрасында (1987 елдан, 1998 елдан кафедрасы мөдире), механика-математика факультеты деканы (1996 елдан), профессор (1998).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре комплекслы үзгәрешле функцияләр теориясенә, кырый мәсьәләләргә, риманча өслекләргә карый. Насыров риманча өслекләрдә ирекле чикләре булган яңа класс кырый мәсьәләләрнең чишелүчәнлеген билгели; аналитик функцияләр бербитлелегенең җитәрлек шартларын таба; риманча өслекләр төшенә таба җыелучанлыкның төрле төрләрен кертә һәм өйрәнә; мероморф функцияләр эзлеклелеге җыелучанлыгы белән аларга тиңдәш булган риманча өслекләр төшләренә таба җыелучанлык арасында бәйлелек турында күп кенә теоремаларны исбатлый; битләрнең төренә һәм санына карата төрле фаразлар өстәп бирелгән кәкреләр белән чикләнгән риманча өслекләрнең булуы өчен кирәкле һәм җитәрлек шартлар таба; туры һәм кире кырый мәсьәләләр чишүнең күп кенә билгеле якынча алымнарының җыелучанлыгын дәлилли; иң зур күтәрү көченә ия булган аэродинамик дуга табу турындагы гомумиләштерелгән М.А.Лаврентьев мәсьәләсенең чишелүчәнлеген тикшерә.

Математика, механика һәм информатикадан яшьләр мәктәп-конференцияләрен үткәрү буенча Н.И.Лобачевский исемендәге математика үзәкне оештыручы.

Хезмәтләре                                 

Смешанная обратная краевая задача на римановых поверхностях // Изв. вузов. Математика. 1990. № 10;

Разветвлённые накрытия римановых поверхностей с заданной проекцией края // Алгебра и анализ. 1993. Т. 5, № 3;

Метрическое пространство римановых поверхностей над сферой // Мат. сб. 1994. Т. 185, № 7;

К экстремальной задаче М.А.Лаврентьева о подъёмной силе при обтекании дужки малой кривизны // Докл. РАН. 1999. Т. 365, № 5.