Биография

1940 елның 7 мартында Казанда туа.

1962 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, Проблемалы радиоастрономия лабораториясендә эшли, 1978 елдан В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең метеорлар бүлеге мөдире, 1992 елдан радиоэлектроника кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 2000 елдан, Казан университетының Зеленодольск филиалы директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ионосфераның метеор күренешләре физикасына һәм радиодулкыннарның еракка таралу үзенчәлекләренә карый. Насыйров җитәкчелегендә радиодулкыннар таралуны тикшерү өчен үлчәү җайланмалары һәм комплекслары, радиодулкыннарның ионосферада метрлы һәм декаметрлы радиоканалларга чәчелү тәэсирен исәпләү методикалары һәм алгоритмнары эшләнә. Ионосфераның ясалма модификациясе (ионосфераның инжекция радиоканалларына ракета һәм спутниклар бортларыннан химик актив матдәләрнең һәм тизләнешле плазма бәйләмнәренең тәэсире) буенча тиңдәше булмаган эксперименталь нәтиҗәләр алына, аның радиофизик моделе төзелә.

Хезмәтләре                                 

Исследования ограничения длительностей метеорных радиоэхо // Метеорное распространение радиоволн. К., 1969. Вып. 6 (автордаш);

Рассеяние радиоволн анизотропными ионосферными неоднородностями. К., 1991;

Исследования искусственных образований в ионосфере радиофизическими методами. Ч. 1. Искусственные ионосферные облака // Космические исследования. 1993. Т. 3, вып. 2 (автордаш);

Искусственное свечение ионосферы при кратковременном воздействии мощного радиоизлучения // Изв. вузов. Радиофизика. 1999. Т. 42, № 6 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов