- РУС
- ТАТ
физик, техник фәннәре докторы (1979), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1980)
1921 елның 22 мае, Әгерҗе шәһәре — 1998 елның 28 августы, Казан.
1948 елда Үзбәк университетын тәмамлаганнан соң, Таҗик университетында эшли, физика (1950–1956), оптика һәм спектроскопия кафедралары мөдире (1961–1963).
1963 елдан ГИПОда: лаборатория (1963–1977), бүлек (1977–1978, 1987–1991), оптик приборлар төзү һәм гамәли голография фәнни-тишеренү бүлекчәсе (1978–1986) башлыгы, баш фәнни хезмәткәр (1991 елдан).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәтләре голографиягә, аны оптик тикшеренүләрдә һәм приборлар төзелешендә куллануга карый.
Мостафин җитәкчелегендә голограммаларны оптик элементлар сыйфатында куллану принциплары эшләнә. Голографик интерферометриянең, шул исәптән нәсызыкча эффектлар куллану нигезендә югары сизгерлектәге интерферометриянең теоретик алымнарын үстерә.
Уйлап табуга 45 авторлык таныклыгы бар.
Ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.
ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1998, вафатыннан соң).
Определение функции распределения электронов по энергиям в разряде с полым катодом в смеси гелия и неона // Журн. техн. физики. 1966. Т. 36, № 3 (автордаш);
Применение голографии для исследования распределения температурного поля пламени // Оптика и спектроскопия. 1967. Т. 22 (автордаш);
Голографический интерференционный контроль асферических поверхностей // Оптико-механическая пром-сть. 1971. № 4;
Голографические методы контроля асферических поверхностей // Оптико-механическая пром-сть. 1979. № 4 (автордаш.).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.