- РУС
- ТАТ
математик, шагыйрь, физика-математика фәннәре кандидаты (1995)
1932 елның 26 ноябре, Зеленодольск шәһәре — 2009 елның 30 сентябре, Чиләбе өлкәсенең Снежинск шәһәре.
1956 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Е.И.Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтының Россия федераль атом-төш үзәгендә (Чиләбе өлкәсе Снежинск шәһәре), сектор җитәкчесе (1990 елдан соң), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2004 елдан).
Хезмәтләре гамәли математикага, ике үлчәнешле системаларда атом-төш физикасы процессларын модельләштерүгә карый. Махсус техника эшләнмәләре параметрларын математик модельләштерүнең методикасын һәм программасын, шулай ук исәпләнгән дәлилләрен эшли.
Мостафинның беренче шигырьләре Казан, Чиләбе, Свердловскида (хәзерге Екатеринбург) чыга торган матбугат битләрендә 1956 елда күренә башлый.
Аның шигъри дөньясының асылын яхшылык белән яманлык көрәше, Ватанга мөнәсәбәт, мәхәббәт мотивлары тәшкил итә.
«Җыр сафка чакыра» («Песня зовёт в строй», 1966), «Ачкыч» («Ключ», Чиләбе, 1971), «Горур ташлар» («Гордые камни», 1972), «Июнь таңнары» («Июньские ночи», Чиләбе, 1975), «Хыял кошы» («Птица мечты», 1984) һ.б. шигъри җыентыклар авторы.
Татар теленә М.Ю.Лермонтов, В.В.Маяковский, С.И.Чекмарёв һ.б.ның шигырьләрен тәрҗемә итә.
Энергетика өлкәсендәге теоретик хезмәтләр комплексы өчен СССР Дәүләт бүләгенә (1991) лаек була.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Численные расчёты термоядерной детонации в плотной плазме // Физика плазмы. 1984. Т. 10, вып. 3 (автордаш);
Computation optimization of indirect-driven target for ignition and the engineering fest facility // Lazer and Particle Beame. 1997. V. 15, № 1 (автордаш).
Мустафин Р. Сто первое чудо // Образ времени: Статьи. К., 1981.
Автор — Р.Р.Мусабәкова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.