Биографиясе

1947 елның 22 февралендә Белоруссия ССРның Бобруйск өлкәсе Слуцк шәһәрендә туа.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1970); урта мәктәптә укыта (Казан).

1981 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

1997 елдан ТР ФАнең Тарих институтында, этнология бүлеге мөдире (2000 нән).

Хезмәтләре этносоциология һәм этнопсихология мәсьәләләрен өйрәнүгә карый.

Дәүләт бүләге «Татарлар» («Татары», М., 2001) коллектив монографиясен төзүдә катнашканы өчен бирелә.

Хезмәтләре       

Семейный быт народов СССР. М., 1990 (автордаш);

Социальная и культурная дистанции: Опыт многонациональной России. М., 1998 (автордаш);

Этнография татарского народа. К., 2004 (автордаш).