Биографиясе

1922 елның 14 июле, Түбән Новгород өлкәсенең Бутурлинск районы Кетарша авылы — 1990 елның 8 ноябре, Казан.

Киев танк училищесен (1941), Казан югары офицерлар мәктәбен (1946), Казан университетын (1952) тәмамлый, шунда ук эшли, СССР геологиясе кафедрасы мөдире (1975–1987), профессор (1987 елдан).

Муравьев СССРның Төньяк Европа өлешендә геология-төшерү эшләре үткәрә, Печора Урал буе триас, ташкүмер һәм Пермь утырмаларының, Урта Идел буе девон токымнарының үзенчәлекләрен ачыклый.

СССР Дәүләт геология картасын (масштаб 1:200000) төзүдә катнаша.

Беренчеләрдән булып, Урта Печора бассейнының нефть, газ, күмер һ.б. файдалы казылмаларга бай булуын исбатлый, соңрак биредә сәнәгый чыганаклар ачыла. Татарстан территориясенең һәм аңа чиктәш регионнарның структур һәм фациаль карталарын төзи, тектоник структураларны билгели һәм аларга тасвирлама бирә, югары палеозой утырмаларына палеоботаник тикшерүләр үткәрә.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Стратиграфия и условия формирования пермских отложений Печорского Приуралья. К., 1972.

Әдәбият     

Ануфриев А.М., Буров Б.В. И.С.Муравьёв. К., 2003.