Биографиясе

1941 елның 13 маенда Беренче Май районы Иске Кади авылында туа.

1966 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Түбән Кама химия комбинатында эшли.

1967 елдан Казан технология университетында (1980–1984 елларда Сетиф университетында, Алжир).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре резина сәнәгатендә инженерлык экологиясенең физик-химик нигезләренә карый.

Мөхетдинов резин тотрыклыландыргычлар һәм резин катнашмалардагы вулканлаштыручы күкертле системаларның порошоксыман агулы компонентларын модификацияләүнең төрле ысулларының экологик аспектларын өйрәнә. Бинар һәм катлаулы эретмәләрдә кристаллик компонентларны модификацияләү мөмкинлеген фаразлау өчен, ингредиентларның кристалл-химик характеристикаларын, квант-химия хисаплауларын һәм молекуляр диаграммаларын эшли. Күп функцияләргә сәләтле кушылмалар алу өчен аларның ингредиентларын диалкилфосфит һәм диорганодитиофосфат кислоталары чыгарылмалары белән химик модификацияләү юлын тәкъдим итә.

Күкертле вулканлаштыру системаларында һәм стабилизаторларда аминлы компонентлар урынына мондый кушылмаларны куллану нәтиҗәсендә резин эшләнмәләрне вулканлаштыру процессында канцероген нитрозоаминнарның кимрәк хасил булуын күрсәтә. Тузан һәм газ рәвешендәге зарарлы ташландыклар буенча белешмәләр китерә, аларның агулау үзлекләрен аңлата һәм шиннар җитештерүнең аерым стадияләрендә экологик хәлне яхшырту юлларын күрсәтә.

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре       

Основы и менеджмент промышленной экологии: Учеб. пособие. К., 1998 (автордаш);

Экологические аспекты модификации ингредиентов и технологии производства шин. К., 1999 (автордаш);

Шина: Некоторые аспекты производства и эксплуатации. К., 2000 (автордаш).

Әдәбият         

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.