Казан яшь тамашачылар театры. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Оешуы

ТАССР Мәгариф халык комиссариаты, ВКП(б)ның Казан шәһәр һәм ВЛКСМның өлкә комитетларының уртак карары нигезендә 1932 елда Үзәк пионерлар клубы каршында оеша.

«Яшьтәшләр» («Ровесники») дип аталган беренче спектакль 1932 елның 30 ноябрендә куела.

1935 елдан РСФСР Халык комиссарлары советы карары нигезендә дәүләт театры; 1955–1991 елларда Ленин комсомолы исемендә, 1991–2000 елларда афишаларда «Казан яшьләр театры» дип күрсәтелә.

Биналары

1932–1934 елларда Профсоюз урамындагы 15 нче йортны били; 1935 елдан — Островский урамындагы 10 нчы йортта, элекке Сәүдәгәрләр җыены бинасында урнаша.

Театр оешуга этәргеч

Балалар өчен спектакльләр («утренниклар») XIX йөз уртасыннан Казан шәһәр театрында куела башлый. Рус классик әдәбиятының танылган әсәрләреннән («Акыллылык бәласе» — «Горе от ума», А.С.Грибоедов; «Ревизор», Н.В.Гоголь) тыш, яшь тамашачыга этнографик характердагы спектакльләр («XVI йөз ахырындагы рус туе» — «Русская свадьба на исходе XVI столетия», П.П.Сухонин), чит ил язучыларының балалар өчен язылган, сәхнәләштерелгән әсәрләре («Робинзон Крузо», Д.Дефо; «Капитан Грант балалары» — «Дети капитана Гранта», Ж.Верн һәм башкалар), әкиятләр тәкъдим ителә.

Спектакльләрне сәхнәгә куючы танылган режиссерлар: П.М.Медведев, Н.И.Собольщиков-Самарин, В.В.Образцов, А.И.Канин.

Казан Зур драма театры каршында оешкан студиянең җитәкчесе З.М.Славянова 1919 елда анда укучы яшьләр тарафыннан балалар өчен спектакльләр әзерләүне уку-укыту планына кертә, үзе дә пьесалар яза («Явыз король» — «Злой король», 1922 һәм башкалар), студиядә укучы яшьләрне дә пьесалар һәм сценарийлар язу эшенә җәлеп итә («Итекле мәче» — «Кот в сапогах», Н.М.Север, 1923 һәм башкалар).

Спектакльләрнең зур уңыш белән баруы балалар өчен махсус театр булдыру идеясе тууга этәргеч була.

1930 нчы еллар

1932 елда, Бөтенсоюз пионер оешмасының 10 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе татар һәм рус төркемнәре булган ТЮЗ оештыру турында карар кабул итә.

Рус төркеме Казан Зур драма театры студиясен тәмамлаучылардан һәм һәвәскәрләрдән туплана.

Режиссерлары — Е.Иванов, Н.Кроль.

Театр шәһәр предприятиеләре акчасына эшли.

1934 елда акча белән тәэмин итү туктатыла, театр таркала, әмма 1935 елда РСФСР Халык комиссарлары советы карары нигезендә кабат дәүләт театры буларак оеша.

Режиссерлары — А.Ю.Вилинский-Боголюбов, Н.А.Гаголкин, Б.Ф.Логинов, директор — Ф.Н.Зәйни.

1940 нчы еллар

1941/42 еллар сезонында театр эшләми: Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, составның барлык ир-ат актерлары диярлек үз теләкләре белән фронтка китә.

1942 ел башында сәнгать җитәкчесе С.П.Силаев торган Сталинград ТЮЗының актерлар төркеме Казанга күчерелә. Төркемнең составында актерлардан С.М.Болтунов, В.И.Володин, Ф.А.Дембицкая, Д.А.Дросси, П.А.Мулярчик, Б.З.Роскин, А.И.Терентьев, А.П. һәм М.П.Неменко-Бабковский, А.М.Пешкова, А.В.Попова, Л.А.Тюрина, рәссам А.А.Поздняков, композитор Д.А.Говорухин була.

Репертуары

Үсеп килүче буынга әхлакый, рухи, патриотик тәрбия бирүне күздә тотып, Казан ТЮЗы эшли башлаган елларында ук заманча драматургиянең турыдан-туры балалар һәм яшүсмерләргә кагылышлы мәсьәләләрен күтәреп чыгу белән генә чикләнеп калмый, ә тамашачыны киң иҗтимагый яңгыраш алган проблемаларны да чагылдыручы әһәмиятле әсәрләр белән дә таныштыра торган репертуар булдыра.

А.А.Кронның «492116 номерлы винтовка» («Винтовка №492116», 1932, режиссер Е.Иванов), А.Бондиның «Уйлап табучылар» («Изобретатели», 1933, режиссер Е.Иванов, Н.Кроль), А.Я.Бруштейнның «Дәвамы бар» («Продолжение следует», 1935, режиссер А.Ю.Вилинский), В.А.Любимованың «Сережа Стрельцов», Н.А.Островский романы буенча «Корыч ничек чыныкты» («Как закалялась сталь», 1937, режиссер А.В.Цвиленев), К.А.Треневның «Любовь Яровая» (1938, режиссер А.В.Цвиленев), А.Н.Арбузовның «Шәһәрдә таң ата» («Город на заре», 1961, режиссер Н.И.Басин), А.В.Вампиловның «Июньдә хушлашу» («Прощание в июне», 1973, режиссер Ф.Г.Григорьян), А.П.Гайдар әсәрләре буенча «Бумбараш» (1975, режиссер Л.И.Верзуб), А.М.Володинның «Сөйгәннәрегез белән аерылышмагыз» («С любимыми не расставайтесь», 1980, режиссер Л.И.Верзуб), Е.Л.Шварцның «Аҗдаһа» («Дракон», 1988, сәхнәгә куючы Б.И.Цейтлин), Б.Л.Васильев повесте буенча «Җимерү» («Погром», 1990, РФ Дәүләт бүләге; сәхнәгә куючы Б.И.Цейтлин) һәм башка спектакльләр зур иҗтимагый яңгырашка ия була.

Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда репертуарда халыкның сугыштагы рухи һәм әхлакый батырлыгын, югары патриотизм хисен данлаган, яшь кешенең әхлакый, рухи үсеш кичерүен чагылдырган «Финист Ясный Сокол» (Н.Я.Шестаков; 1942, режиссер С.П.Силаев), «Полк улы» («Сын полка», В.П.Катаев; 1946, режиссер Д.А.Дросси; 1961, режиссер С.Бурман; 1972, режиссер Л.И.Верзуб), «Дөреслек турында әкият» («Сказка о правде», М.И.Алигер; 1946, режиссер Д.А.Дросси; төп рольдә — М.П.Неменко-Бабковская), «Ике капитан» («Два капитана», В.А.Каверин; 1947, режиссер С.П.Силаев), «Кызчык әтисен эзли» («Девочка ищет отца», Е.С.Рысс; 1948, режиссер Е.А.Простов), «Минем өйгә кайтасым килә» («Я хочу домой», С.В.Михалков; 1949, режиссер Л.А.Брошкевич), «Воробьёв таулары» («Воробьёвы горы», А.Д.Симуков; 1949, режиссер В.В.Тан), «Хәерле иртә» («В добрый час», В.С.Розов; 1955, режиссер В.А.Стояновская), «Чын кеше» («Настоящий человек», Б.Н.Полевой повесте буенча; 1956, режиссер Л.Г.Щеглов), «Анюта күзләре» («Анютины глазки», Т.Г.Ян; 1956, режиссер Л.Г.Щеглов), «Безнең шәһәр егете» («Парень из нашего города», К.М.Симонов; 1963, сәхнәгә куючы М.Х.Сәлимҗанов), спектакльләре һәм башка яшь Казан ТЮЗы сәхнәсендә ышандырырлык гәүдәләнеш таба. «Замана балалары» («Современные ребята», М.Ф.Шатров; 1963, режиссер М.Х.Сәлимҗанов), Л.И.Верзуб куйган «Ә Воробьёв тәрәзә ватмады» («А Воробьёв стекла не выбивал», Ю.Я.Яковлев, 1971), «Пеппи Озыноек» («Пеппи Длинный чулок», А.Линдгрен, 1973), «Малаховны туктатыгыз!» («Остановите Малахова!», В.А.Аграновский, 1977), «Гуманоид күктә оча» («Гуманоид в небе мчится», А.Г.Хмелик; 1982, режиссер Е.М.Долгина), «Бойкот» (В.К.Железников; 1984, режиссер Ю.А.Благов) һәм башка спектакльләрдә яшүсмерлек чорына хас проблемалар ачык чагылыш таба.

Рус һәм дөнья драматургиясенең классик әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, театр аларда күтәрелгән проблемаларның тирәнлеген, әһәмиятен тамашачы игътибарына җиткерергә омтыла.

У.Шекспирның «Ялгышлар комедиясе» («Комедия ошибок», 1956, режиссер Л.Г.Щеглов), «Җәйге төндә күргән төш» («Сон в летнюю ночь», 1982, режиссер Л.И.Верзуб) һәм «Давыл» («Буря», 1993, режиссер Б.И.Цейтлин, РФнең «Алтын битлек» Милли бүләге), В.Гюго романы буенча «Хокуксызлар» («Отверженные», 1951, режиссер В.В.Тан), Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» («Разбойники», 1935, режиссер А.Ю.Вилинский; 1954, режиссер М.И.Каширин) һәм «Мәкер вә мәхәббәт» («Коварство и любовь», 1957, режиссер Л.Г.Щеглов), Н.В.Гогольнең «Ревизор» (1936, режиссер А.Ю.Вилинский; 1958, режиссер Л.Г.Щеглов) һәм «Өйләнү» («Женитьба», 1970, режиссер В.Бейлис), И.С.Тургенев романы буенча «Бер көн элек» («Накануне», 1949, режиссер В.В.Тан), А.Н.Островскийның «Яшенле яңгыр» («Гроза», 1971, режиссер Ф.Г.Григорьян) һәм «Бирнәсез кыз» («Бесприданница», 1964, режиссер М.Х.Сәлимҗанов), А.П.Чеховның «Чия бакчасы» («Вишнёвый сад», 1947, режиссер С.П.Силаев), «Өч сеңел» («Три сестры», 1960, режиссер Д.М.Каплан-Александрова) һәм «Ваня абзый» («Дядя Ваня», 2003, режиссер Г.З.Цхвирава), М.Горькийның «Мещаннар» («Мещане», 1953, режиссер М.И.Каширин) һәм башка спектакльләре режиссер һәм актерларның зур осталык күрсәтүләре белән аерылып торалар.

1983 елда Казан ТЮЗында Кече сәхнә ачыла.

Соңгы елларда куелган аеруча игътибар үзәгендә булган спектакльләр: А.Казанцевның «Ашыгучы юлаучылар» («Бегущие странники», 2006), М.Макдонахның «Минем сөекле баш сөягем» («Череп мой любимый», 2006), М.Ладоның «Бик гади вакыйга» («Очень простая история», 2007), Э.-Э.Шмидтның «Оскар һәм Алсу Әни» («Оскар и Розовая Мама», 2007), Н.В.Гогольнең «Уенчылар» («Игроки», 2008), Ш.Дилениның «Бал тәме» («Вкус мёда», 2008), А.Поярковның «Кечкенә татар кешесе» («Татарин маленький», 2008), У.Шекспирның «Отелло» (2011) әсәрләре; барысын да сәхнәгә куючы  — В.Б.Чигишев.

Күренекле актерлары

Казан ТЮЗы сәхнәсендә В.Е.Горюнов, М.П.Неменко-Бабковская, В.А.Чернецкий, П.А.Мулярчик, С.М.Болтунов, Б.З.Роскин, А.М.Пешкова, В.В.Близнова, Ю.А.Максимов, В.А.Глушков, Н.И.Калаганова, А.В.Калаганов, А.В.Кокурин, З.А.Петрова, Е.С.Царьков, Н.М.Кочнева, А.И.Купцов, В.А.Фейгин, Р.В.Хәйруллина тирән эчтәлекле, мәгънәле, тәэсирле образлар иҗат итәләр.

Атаклы режиссерлары

Төрле еллардагы режиссерлар арасында: Е.Иванов (1932–1934), С.П.Силаев (1942–1948), В.В.Тан (1948–1952), Л.Г.Щеглов (1955–1959), Н.И.Басин (1959–1962), М.Х.Сәлимҗанов (1963–1966), Ф.Г.Григорьян (1968–1973), Л.И.Верзуб (1974–1987), Б.И.Цейтлин (1987–1995), Г.З.Цхвирава (2002–2004), В.Б.Чигишев (2005 елдан) исемнәре киң таныла.

Гастрольләре

Театрның гастрольләре Мәскәү (1959, 1961), Ленинград (1958), Ярославль, Калуга, Иваново, Запорожье, Новгород, Караганда һәм илнең башка күп кенә шәһәрләрендә уза. Театр күп тапкырлар Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия балалар театрлары, милли драматургия фестивальләрендә катнаша һәм лауреат була. Спектакльләре еш кына Үзәк телевидениедән күрсәтелә.

Хәзергесе

Труппаның составында (2010) ТРның халык артистлары Р.В.Ерыгин, Е.Е.Ненашева, Г.Ю.Юрченко, Н.М.Кочнева, А.И.Купцов, М.А.Меркушин, С.В.Мосейко, Е.Царьков, Н.Калаганова һәм башкалар бар.

Баш режиссер — Т.Р.Имаметдинов (2014 елдан), директоры — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре А.А.Горнышева.

Әдәбият

Благов Ю.А. Казанский театр юного зрителя. К., 1986.

Автор Ю.А.Благов