Биографиясе

1917 елның 22 апреле, хәзерге Калуга өлкәсенең Ульянов районы Вяльцево авылы — 1998 елның 18 июне, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1947), шунда ук эшли: оператив хирургия кафедрасы мөдире (1961–1990), бер үк вакытта (1959–1978) проректор.

Мосин авырулары йогышлы булмаган терлекләрне дәвалауда патогенетик терапия — үпкә ярысы өсте нерв системасына: карын нервлары һәм систематик нерв кәүсәсенә новокаин блокадасы ясау ысулын эшли һәм гамәлгә кертә; терлек печүнең рациональ ысулларын тәкъдим итә.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1979).

Хезмәтләре

Новое в лечении незаразных болезней сельскохозяйственных животных. М., 1975.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — А.Н.Корнишин