- РУС
- ТАТ
радиотехника өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (2004)
1960 елның 30 октябрендә Казанда туа.
1983 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (1979 елдан), квант электроникасы һәм лазер технологиясе лабораториясе мөдире (1989–1993), радиоэлектрон һәм квант җайланмалары кафедрасы профессоры (2004 елдан), телевидение һәм мультимедия системалары кафедрасын оештыручы һәм аның мөдире вазифаларын башкаручы (2005 елдан).
Хезмәтләре лазерлы, оптик-җепселле, микродулкынлы үлчәү һәм телекоммуникация системаларына карый. Морозов бер ешлыклы когерент нурланышны ике ешлыклы симметрикка әверелдерүнең амплитуда-фазалы алымын; атмосфера газларының йотылу сызыклары контурларын ике ешлыклы күчергеч зондлау принципларын; ике ешлыклы симметрик лидар системалар, транспорт чараларының структур бөтенлеген тикшерүче оптик-җепселле системалар һәм аларга датчиклар төзүнең фәнни-техник нигезләрен эшли. Морозов эшкәртмәләре ТР һәм РФ предприятиеләрендә, Гамәли оптика институтында (Казан), Аэросыгылма системалар фәнни-тикшеренү институтында (Украина) гамәлгә кертелә.
Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Низкоинтенсивные СВЧ-технологии (проблемы и реализации). М., 2003 (автордаш);
Перспективные методы и средства траекторных измерений. К., 2005 (автордаш);
Reflectometry in open and fiber mediums: technology transfer // Optical Technologies for Telecommunications / Proceedings of SPIE. 2005. V. 5854 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.