- РУС
- ТАТ
радиотехника өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (2000), профессор (2001), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2002)
1940 елның 30 сентябрендә Питрәч районы Питрәч авылында туа.
1964 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, Гамәли электродинамика фәнни-тикшеренү үзәге директоры (1988 елдан).
Хезмәтләре микродулкын технологияләренә, үтә югары ешлыклы (СВЧ) антенналарга һәм җайланмаларга карый. Морозов җитәкчелегендә хокук саклау органнары хезмәтендә мәгълүмат алмашу, Эчке эшләр министрлыгының мобиль объектлары тарафыннан оператив тикшерү һәм идарә итү радиосистемасы; милек саклау сигналларының мәгълүмат системасы; магистраль нефть үткәргечләрнең транспорт һәм су аша кичүләрен контрольдә тотуның оптоэлектрон алымнары (эшкәртмәләре ТР һәм РФ предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән) эшләнә.
Уйлап табуга 43 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Радиоэлектроника» советында «Микродулкын процесслары һәм комплекслары» секциясе рәисе (1995 елдан). Медальләр, ТАССР ЮС Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Имитация и компенсация эксплуатационной вибрации. М., 1995 (автордаш);
Системы экологического радиомониторинга: Проблемы и пути их решения // Вестн. Казан. техн. университета. 1997. № 1 (автордаш);
Низкоинтенсивные СВЧ-технологии (проблемы и реализации). М., 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.