Биографиясе

1932 елның 12 июле, Украина ССРның Енакиево шәһәре — 2006 елның 18 октябре, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1954), шунда ук эшли (бүленеп, 1958–1961 елларда Казан авиация институтында), 1964 елдан оборона предприятиесендә (Казан).

1966 елдан РФА Себер бүлегенең М.А.Лаврентьев исемендәге Гидродинамика институтында, профессор (1968), лаборатория мөдире (1970 елдан) һәм бер үк вакытта Новосибирск университетының теоретик механика кафедрасы мөдире (1966 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тоташ тирәлекләр механикасы модельләрен теоретик анализлауга, матем. физикага, комплекслы анализга, квазиконформ чагылдыруларга карый. Монахов чикләре ирекле (билгесез) булган тоташ тирәлекләр механикасының бик күп мәсьәләләре куелышының төгәллеген исбатлый; ике фазада фильтрлашуның өч үлчәнешле модельләрен матем. нигезли һәм бу процессның яңа модельләрен тәкъдим итә; чагылдырулар классында автоном булмаган дифференциаль тигезләмәләрнең (аерым алганда, Эйлер һәм Лагранж үзгәрешлеләре кергән рәвешүзгәртүләрнең) тотрыклылыгын тикшерә; үзле сыеклыкның төрле юнәлешле агымнарының иярүчәнлеген төгәл куелышта өйрәнә. Әлеге тикшеренүләре нигезендә Монахов җитәкчелегендә гидродинамиканың күп кенә гамәли мәсьәләләре: ташкүмер катламнарын газсызландыру һәм нефть ятмаларын эшкәртү, газларның соплода тавыш тизлегенә якын агымнары турындагы һ.б. мәсьәләләр хәл ителә. Нефть чыгаруның компьютерлы системасын төзү һәм гамәлгә кертүдә катнаша (1993–2000, Казакъстан Республикасы).

Акробатика буенча СССРның спорт остасы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

Краевые задачи со свободными границами для эллиптических систем уравнений. Новосиб., 1977;

Краевые задачи механики неоднородных жидкостей. Новосиб., 1983 (автордаш);

Гидродинамика нефтедобычи. М., 2003 (автордаш);

Краевые задачи и псевдодифференциальные операторы на римановых поверхностях. М., 2003 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов