- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (1956), профессор (1957), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1969)
1902 елның 30 сентябре, Тула губернасы Хотуши авылы — 1973 елның 21 ноябре, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1930), Казан химия-технология институтында эшли, 1956 елдан аналитик химия кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре газлы электрохимиягә карый. Мочалов азотның төрле варианттагы факеллы бушануларда кинетикасын һәм оксидлашу механизмын өйрәнә. Химик реакцияләрне электр бушануы тәэсирендә активлаштыру ысулын тәкъдим итә. Инерт газлар тирәлегендә эмиссион спектраль анализны гамәлгә ашыра. Селтеле металлар боргидридларын тикшерә һәм аналитик химиядә беренче тапкыр аларны сусыз эреткечләр өчен төп титрантлар сыйфатында куллана. Авыр металл тозларының боргидридлар белән реакцияләре (Мочалов җитәкчелегендә өйрәнелгән) химик металлаштыру процессларының нигезен тәшкил итә. Аның тарафыннан эшләнгән: диңгез хайваннары тиресен селтеле металл боргидридлары кулланып агарту ысулы һәм кинофотоматериаллар өчен көмеш көлен яңача синтезлау технологиясе Казан мех комбинатында һәм В.В.Куйбышев исемендәге Казан химия заводында гамәлгә кертелә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Кинетика окислённого азота в факельном разряде // Журн. физ. химии. 1939. Вып. 9;
Крекинг метана в факельном разряде // Тр. Казан. хим.-технол. института. 1948. Вып. 13.
Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.
Автор — В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.