Биографиясе

1931 елның 29 мае, Мәскәү — 2007 елның 17 феврале, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1955), Удмурт АССРның Богатырка МТСы баш ветеринария табибе (1955–1956), Ува районы баш ветеринария табибе (1957–1958) булып эшли.

1959–1960 елларда Казан зооботаника бакчасында зоология бүлеге мөдире. 1960 елдан Казан ветеринария институтында, акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1989–1999), кафедра профессоры (1999 елдан). Хезмәтләре сыерларда җилен шешү авыруына диагноз кую, авыруны дәвалау һәм кисәтү, төрле төр хайваннарда ана зат кысырлыгы һәм ата зат импотенциясе симптоматикасы, сыер яралгысын трансплантацияләү, авыл хуҗалыгы терлекләренең үрчем бирүенә әйләнә-тирә мохит тәэсире мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре            

Резервы повышения молочной продуктивности у коров. К., 1983;

Лошадь. К., 1997;

Ветеринарное акушерство, гинекология и биотехника размножения. М., 1999 (автордаш);

Записки ветеринарного врача. К., 2003.

Әдәбият           

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов