Биографиясе

1956 елның 9 сентябрендә Казанда туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1978), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1980 елдан Казан университетында, гамәли экология кафедрасы профессоры, бер үк вакытта су системалары лабораториясе мөдире (1991 елдан).

2010 елдан Казан архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше кафедрасы профессоры.

2011 елдан су экосистемаларын оптимальләштерү лабораториясе мөдире.

КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институтының баш фәнни хезмәткәре.

Хезмәтләре Урта Идел буе, шул исәптән Татарстан күлләрен өйрәнүгә карый. Минһаҗева кече күлләрнең экологиясен яхшырту концепциясен һәм методологиясен эшли.

Экологик белем бирүдәге уңышлары һәм экологик укыту уеннары эшләгәне өчен, СССР ВДНХсының ике бронза медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре      

Казанские озёра. К., 1989;

Уникальные экосистемы солоноватоводных карстовых озёр Среднего Поволжья. К., 2001 (автордаш);

Экология города Казани. К., 2005.