Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006), Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре (2012), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2014)

Биографиясе

1961 елның 7 августында Казанда туган.

1984 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (хәзер А.Н.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты) шунда ук эшли: Идарә, икътисад, финанс һәм эшкуарлык факультеты деканы (2002), предприятиеләр икътисады кафедрасы профессоры (2003 елдан), предприятиеләр икътисады кафедрасы мөдире (2004–2021), Инженер-икътисад институты директоры (2005–2007), укыту эшләре һәм мәгълүматлаштыру буенча проректор (2007–2009), инновацион үсеш буенча проректор (2009), икътисад һәм предприятиедә идарә итү кафедрасы профессоры (2021 елдан).

Ведомствоара эшче төркем әгъзасы, Россия Федерациясендә Сакчыл җитештерү менеджменты системасы буенча милли стандартлар авторы, ЛИН (МОО ЛИН) фәлсәфәсе һәм принциплары нигезендә җитештерү системаларын үстерү буенча төбәкара иҗтимагый оешма әгъзасы (2010 елдан башлап).

Казан дәүләт консерваториясенең вокал классы буенча өстәмә һөнәри белем бирү факультетын тәмамлый (2016). Халык иҗаты үрнәкләрен һәм күренекле татар мәдәният эшлеклеләре әсәрләрен башкара («Сандугач-Соловей» III халыкара конкурсында 1 нче премия лауреаты, 2016).

Фәнни эшчәнлеге

Энергияне сак тоту проблемалары буенча хезмәтләр авторы. Ресурсларны саклау нәтиҗәлелеге фәнни мәктәбенә нигез салучы. Г.Ф.Мингалиев энергияне сак тотуны программа-максатчан планлаштыру методологиясен, энергияне сак тоту программасын финанслау механизмын формалаштыруның һәм нәтиҗәлелеген бәяләүнең методик базасын эшли.

«Народнохозяйственная эффективность энергосбережения» темасына докторлык диссертациясен яклый.

2001–2006 елларда Казан энергияне сак тоту программасы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының энергияне сак тоту программасы авторларының берсе (2003), предприятиеләрдә җитештерү процессларын оештыру буенча 40 тан артык проектның фәнни җитәкчесе һ.б.

220 дән артык фәнни хезмәт һәм укыту-методик әсбаплар, шул исәптән 7 монография, 15 уку әсбабы һ.б. авторы.

Бүләкләре

«2012–2013 елларга Татарстан Республикасында «Сакчыл җитештерү методикасын гамәлгә ашыру» озак сроклы максатчан программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру эше өчен (автор коллективы составында) 2014 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты була. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының «50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы җиңүчесе (2011).

«Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале (2005), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2011), Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы (2016) белән бүләкләнгән.

Хезмәтләре

Экономические методы и модели управления процессом энергосбережения в регионе. Казань, 1998;

Управление потенциалом энергосбережения. Казань, 1999;

Экономическое обоснование ресурсосбережения на предприятии и в народном хозяйстве. Казань, 2002 (соавтор);

Разработка и реализация современных методов организации, управления и технологий бережливого производства на промышленных предприятиях Республики Татарстан. Казань, 2015 (соавтор).