- РУС
- ТАТ
электр энергетикасы өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (2000), профессор (2001)
1956 елның 13 сентябре, Краснодар крае Лабинск шәһәре — 2005 елның 7 июне, Казан.
Мәскәү энергетика институтын тәмамлаганнан соң (1980), Казан технология университетында эшли, электр күчергечләре һәм электротехника кафедрасы мөдире (2000 елдан).
Хезмәтләре электр энергетикасына һәм автогенераторлы идарә системалы көч үзгәртү техникасына, идарә системаларындагы һәм алмаш ток күчергечләрендәге динамик процессларны компьютерда модельләштерүгә карый. Миляшов катлаулы көнкүреш техникасы җайланмаларында, шулай ук кечкенә һәм уртача егәрлектәге вентилятор җайланмаларында кулланыла торган асинхрон һәм вентиль-индукторлы двигательләр белән механотрон системалар эшли. Миляшов җитәкчелегендә көнкүреш һәм махсус техника, очкыч аппаратлар, металл эшкәртү станоклары өчен ешлык белән идарә ителүле, югары тизлекле асинхрон электр күчергечләр сериясе булдырыла.
Уйлап табуга 17 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Эшкәртмәләре Татарстан һәм элекке СССР республикалары предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.
Электромеханотронная система с высокоскоростным асинхронным двигателем // Изв. вузов. Проблемы энергетики. 1999. № 7/8;
Асинхронная электромеханотронная система с автогенераторным управлением // Изв. вузов. Проблемы энергетики. 1999. № 9/10;
Бытовой электропривод: Благополучная экология или дешевизна // Энерго. 2001. № 1/2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.