Биографиясе

1906 елның 21 марты, Иркутск губернасы, Киренск өязе Знаменка авылы — 1984 елның 17 марты, Мәскәү.

А.Е.Арбузов шәкерте.

1929 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, Химия фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1930 елдан Мәскәүдә: СССР ФАнең анализ һәм синтез лабораториясендә, Мәскәү университетында (1932 елдан), Бөтенсоюз эксперименталь медицина институтында (1937–1941); 1943 елдан СССР ФАнең Органик химия институтында, карбоциклик кушылмалар лабораториясе мөдире (1953–1984), профессор (1963).

СССР ФАнең Элементорганик химия буенча фәнни советында борның химик кушылмалары секциясе рәисе.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гетероциклик, полициклик углеводородларга, селтеле металларның органик кушылмаларына, физиол. актив (канцероген, шешләргә каршы) кушылмаларга карый. Төп тикшеренүләре борорганик кушылмалар химиясе белән бәйләнгән. Михайлов аларны алкилтиобораннар кулланып синтезлауның гомуми алымнарын эшли. Аллилбораннарда перманент аллиль яңадан төркемләнү күренешен ачыклый. Аллилборанның ацетиленнар һәм алленнар белән реакцияләрен ача, шулар нигезендә борлы полиэдрик уникаль системалар (1-борадамантан, 1-боргомоадамантан һ.б.) синтезлый. Борорганик кушылмалар кулланып синтезлауның нәтиҗәле ысулларын тәкъдим итә, кайбер типтагы синтезланган матдәләрнең вирусларга, ялкынсынуга, көзән җыеруга каршы, гербицид буларак һ.б. физиологик активлыгын билгели.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

Химия бороводородов. М., 1967;

Борорганические соединения в органическом синтезе. М., 1977;

Полиэдрические соединения бора. 1-бороадамантан // Изв. АН СССР. Сер. хим. 1984. № 1.

Әдәбият           

Памяти Б.М.Михайлова // Изв. АН СССР. Сер. хим. 1984. № 7;

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.