Биографиясе

1840 елның 14 июле, Казан — 1900 елның 30 декабре, шунда ук.

Э.А.Эверсман шәкерте.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1861). 1862–1864 елларда чит илләрдә фәнни командировкада. 1865–1897 елларда Казан университетында, Зоология музее мөдире (1871 елдан). Физика-математика факультеты каршында физиология кафедрасын оештыручыларның берсе. Бер үк вакытта Казан ветеринария институтында зоология кафедрасы (1882–1900), зоология музее мөдире, аны исә Неаполь һ.б. зоология станцияләрендә тупланган яңа экспонатлар белән баета.

Хезмәтләре гомуми зоологиягә, паразитология, энтомологиягә карый. 1873–1875 елларда Казан университеты каршында оешкан Табигыятьчеләр җәмгыятенең президенты һәм хакыйкый әгъзасы. Казан губернасы территориясендә очрый торган зарарлы бөҗәкләрне өйрәнү һәм аларга каршы көрәш оештыру максаты белән 1880 елларда шушы җәмгыятьнең энтомология комиссиясен җитәкли.

Хезмәтләре               

О саранче в Малмыжском уезде и о мерах к предупреждению её развития и распространения // Протоколы заседания Об-ва естествоиспытателей при Имп. Казан. университете, 1879–80. К., 1880;

О фауне восточного берега Каспийского моря и острова Челекена // Протоколы заседания Об-ва естествоиспытателей при Имп. Казан. университете, 1880–81. К., 1881.

Әдәбият          

Н.М.Мельников // Казан. телеграф. 1901. 1 янв.;

Материалы к истории ветеринарного образования в СССР // Уч. зап. Казан. гос. вет. института. М., 1956. Т. 63.

Автор — В.И.Гаранин