Эчтәлек

XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы, Әлмәт авылы, хәзерге Әлмәт шәһәре.

Известьташтан кабер ташлары эшли.

Аның иҗаты Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) башланган. «Кятиб Гайсә» дигән имзасы уелган 44×30×19 см үлчәмле бер кабер ташы 1997 елгы эпиграфик экспедиция эзләнүләре вакытында Әлмәтнең 2 нче зиратында табыла (кятибнең имзасы белән, 1889 елда вафат булган Мөхәммәтгариф хатыны Биби истәлегенә куелган).

Әлеге таш останың исеме сакланган булуы белән әһәмиятле. Язуы уеп кисү техникасы белән тәгъликъ ысулында башкарылган, төп урынны Коръән гыйбарәләре алып тора. Даталар гарәп цифрлары белән һиҗри һәм милади ел исәбендә күрсәтелгән. Бизәкләр кулланылмаган.

2006 елда Гайсә останың берьюлы имзалы ике хезмәте табыла. Аларның берсендә оста атасының исемен дә атаган – «Кятибе Гайсә бине Гыйззәтулла», дип куйган. Ташъязмадагы текст сөлес стилендә, калкытып, сүзләрне, хәрефләрне оста урнаштырып, бизәкләр кулланып язылган. Ташның бер кырында үлем хакында хикмәтле әйтем һәм автограф имзасы теркәлгән.

Останың Чистай зиратында мәрхүмә Бибизөһрә бине Садыйк каберенә, вафат тарихын күрсәтеп, 1911 нең 28 июлендә куелган, тәгъликъ стилендә язылган эпитафик тексты да сакланган.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. Казан, 2000.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.