Биографиясе

1970 елның 6 декабрендә Казанда туа.

1992 елда Ульянов Югары хәрби командирлар элемтә училищесен, 1998 елда Казан педагогика университетын тәмамлый.

1998 елдан Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында.

2002 елдан Татар гуманитар-педагогика университетында.

2011 елдан Казан университетының гамәли экология кафедрасы профессоры. Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре умарта кортларында йогышлы авыруларны дәвалауга һәм булдырмауга карый. Мөэминов аспергиллёз, аскосфероз, варроатозга каршы бердәм система — полимераз-чылбыр реакциясе ысулы белән бал кортларындагы гөмбә авыруларына экспресс-диагностиканың тест системасын эшли.

Уйлап табуга 5 патенты бар.

Хезмәтләре    

Индикация возбудителей аспергиллёза пчёл методом ПЦР // Вестн. Рос. акад. с.-х. наук. 2004. № 5 (автордаш);

Стимулирующее действие ЭХА растворов // Пчеловодство. 2005. № 5 (автордаш);

Ультраструктура конидий Aspergillus niger // Ветеринария. 2005. № 6.