Биографиясе

1896 елның 8 октябре, Гродно губернасы, Бельск өязе Орли авылы — 1987 елның 20 декабре, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1923), туберкулёз диспансеры (Казан) табибе.

1930 елдан Казан медицина институтында: факультет клиникасының рентген кабинеты мөдире (1930–1971); туберкулёз курсы җитәкчесе, факультет терапиясе кафедрасы киңәшчесе (1971–1985). Бер үк вакытта Туберкулёз институтында рентген кабинеты мөдире (1926–1932); эксперименталь лаборатория мөдире (1927–1942); 1935 елдан тире авырулары һәм венерик авырулар клиникасында эксперименталь лаборатория мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туберкулёз авыруын китереп чыгаручы туберкулёз таякчыгы биологиясенә, чир вакытындагы аллергиягә, патологик материалдан микобактерия культураларын аерып алу ысулларына, авыруларны дәвалау өчен туберкулёз фагы һәм вируска каршы атуберкулин куллануга карый.

1928 елда Мазур туберкулёз таякчыкларының чиста культурасын аерып алу ысулын тәкъдим итә («Мазур ысулы»).

1940 елда олылар һәм балаларда бронхиаль астма һәм хроник үпкә ялкынсынуын (пневмония) дәвалау өчен «зәңгәр таякчыклар» препаратын кулланып карыйлар.

Бөек Ватан сугышы елларында эренле яраларны дәвалау өчен бактериофаг эшләнә.

1962 елда Мазур беренче булып үпкә туберкулёзының хроник формаларын дәвалау максатында туберкулёз бактериофагын һәм туберкулёз бациллаларының кислотага чыдамсыз төрләреннән туберкулин сыйфатларын җуйган, микробларга каршы көрәшү сыйфатларына ия фильтрат алуга ирешә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О диссоциации туберкулёзных бацилл. К., 1932;

Кожная аллергия и полиморфизм возбудителя туберкулёза // Казан. медицина журн. 1934. № 9 (автордаш);

Клиника и дифференциальная диагностика туберкулёза // Казан. медицина журн. 1959, № 6.

Әдәбият

Гурылёва М.Э., Визель А.А., Краснопёров Ф.Т. К истории преподавания фтизиатрии в Казанском медицинском университете // Проблемы туберкулёза. 2001. № 5.