Биографиясе

1928 елның 16 феврале, БАССРның Бәләбәй районы Шланлыкүл авылы —2000 елның 8 декабре, Уфа шәһәре.

1950 елда Уфа нефть институтын (хәзер Уфа нефть техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп: 1953–1956 елларда Мәскәү нефть институтында), нефть-тау токымнары факультеты деканы (1958–1962), нефть-газ скважиналары кафедрасы мөдире (1964 елдан), бер үк вакытта проректор (1965–1970), профессор (1974); директоры (1989–1991) һәм «Азимут» конструкторлык-технология бюросының фәнни җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бораулау һәм углеводородлар чыгару технологияләренә карый. Мәүлүтов забойга дулкын табигатьле тәэсир итүнең техник чараларын һәм технологияләрен эшли, бораулау тизлеген арттыру өчен майлагычлар уйлап таба. Аның җитәкчелегендә нефть катламнарын икенчел эшкәртү һәм скважиналарны ремонтлау алдыннан сүндерү технологияләре эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Уйлап табуга 105 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге (1983, 1987), РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге бүләге (2000) лауреаты. «Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Разрушение горных пород при бурении. М., 1978 (автордаш);

Смазочное действие сред в буровой технологии. М., 1993 (автордаш).

Әдәбият

Башкирская энциклопедия. Уфа, 2008. Т. 4.