- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәре докторы (2000)
1948 елның 17 ноябрендә Казанда туа.
1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында эшли.
1974 елдан Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында, сектор башлыгы (1985 елдан), бүлек башлыгы (1995 елдан), баш фәнни хезмәткәр (2000 нән).
Хезмәтләре махсус химиягә карый.
Матухин җитәкчелегендә матдә составын һәм үзлекләрен аналитик тикшерүнең экспресс алымнары комплексы, сынау алымнарына ГОСТ комплекслары һәм төрле кулланылыштагы техник материаллар эшләнә һәм җитештерүгә кертелә.
Матухин үтә түбән үзлелеккә ия булган химик продуктлар алу технологиясен, полимер материаллар модификацияләүнең электрофизик алымнарын һәм технологияләрен тәкъдим итә, югары вольтлы электрон тизләткечләр куллануга нигезләнеп, тәҗрибә-сәнәгать полимер деструкциясе җайланмасын төзи. Целлюлоза этерификациясе кинетикасы һәм механизмы өлкәсендәге тикшеренүләре, целлюлоза һәм нитроцеллюлоза җитештерүдәге алдынгы алымнарның фәнни нигезләрен эшләгәне өчен СССР МС бүләгенә лаек була (1987).
180 мәкалә авторы.
Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы бар.
Исследования радиационно-химических процессов деструкции целлюлозы ускоренными электронами методом ЭПР // Журн. прикладной химии. 1990. № 4 (автордаш).
Лучшие сыны России. М., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.