Биографиясе

1949 елның 21 апреле, Юдино районы Красная Горка авылы — 1998 елның 25 ноябре, Казан.

1971 елда Казан университетын тәмамлый, «ГИПО» Федераль ФҖБдә эшли, директор урынбасары (1983 елдан), директор (1987 елдан), генераль директор (1991 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре атмосфера оптикасына һәм оптик приборлар төзелешенә карый. Макаров кыр шартларында атмосфераның оптик-физик параметрларын үлчәү өчен приборлар комплексын булдыра.

Ирекле ориентлашкан трассадагы тепловизион приборларның атмосфера каналында энергия югалтуларны бәяләүнең инженерлык методикасын, шулай ук әйләнә-тирәнең экологик мониторингы өчен махсус приборлар комплексын: «Луч-ДПР» лазер станциясен, «Квант-2П», «Квант-3П » аэрозоль счётчикларын эшли.

Макаров җитәкчелегендә 1987–1998 елларда оборона заказлары үтәлә, танкларга каршы комплекслар өчен тепловизион төзәгечләрне серияләп җитештерү оештырыла. 1991–1996 елларда ТР ЮС депутаты.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы (1990), ТРның Дәүләт (1998, үлгәннән соң) бүләкләре лауреаты. Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экспериментальные данные о прозрачности приземных атмосферных трасс различной протяжённости в видимом диапазоне длин волн 0,6–25,0 мкм. М., 1979 (автордаш);

Оптическая погода в нижней тропосфере. К., 1998 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов