Биографиясе

1833 елның 28 апреле — 1898 елның 26 апреле.

Харьков университетын тәмамлаганнан соң (1857), Екатеринослав (хәзерге Днепропетровск шәһәре) шәһәре гимназиясендә эшли.

1865–1867 елларда Харьков, 1867–1888 елларда Казан (1869 елдан профессор, 1875–1881 елларда проректор) университетларында.

Хезмәтләре экологик факторларның үсемлекләр морфологиясенә һәм үсешенә тәэсир итүен өйрәнүгә карый. Леваковский эксперименталь фитоценологиягә нигез сала. Россиядә беренчеләрдән булып үсемлекләр арасында үзара бәйләнешне, тышкы факторларның аларга тәэсирен өйрәнә. Мимозаларның хәрәкәт реакцияләре механизмнарын экологик шартларга бәйләп аңлата.

Хезмәтләре

О влиянии некоторых внешних условий на форму корней // Уч. зап. Казан. университета. 1868. Вып. 3–4;

К вопросу о вытеснении одних растений другими. К., 1872;

К вопросу о влиянии среды на форму растений. К., 1873;

Физиология растений. К., 1876.

Әдәбият

Марков М.В. Из истории Казанской геоботанической школы // Уч. зап. Казан. университета. 1952. Т. 112, кн. 7.