- РУС
- ТАТ
Физик-экспериментчы, Россиядә беренче фәнни физика мәктәбен булдыручы
1866 елның 24 феврале (8 марты), Мәскәү – 1912 елның 1 (14) марты, шунда ук.
Сәүдәгәр гаиләсендә туа. Гомуми белемне Петропавловск немец мәктәбендә һәм И.М.Хайновскийның реаль училищесында ала. 1884–1887 елларда Мәскәү техник училищесында укый, анда слесарь һәм токарь күнекмәләрен үзләштерә. 1887 елда Германиягә китә, башта Страсбургта, аннары Берлинда Август Кундт лабораториясендә эшли. 1891 елда Страсбург университетында диссертация яклый, философия докторы дәрәҗәсен ала.
1891 елда Россиягә кайта, Мәскәү университетында профессор А.Г.Столетов кафедрасы каршында ассистент вазифасын ала. 1895 елда дөньяда беренче миллиметрлы электромагнит дулкыннар генераторын (6 һәм 4 мм озынлыкта) төзи, аның ярдәмендә дулкыннарның чагылышын, икеләтә сынуын һәм интерференциясен тикшерә.
1900 елда "Экспериментальное исследование пондеромоторного действия волн на резонаторы" темасына магистрлык диссертациясен яклый, физика докторы дәрәҗәсен ала. 1900–1911 елларда Мәскәү университеты профессоры.
Лебедевның төп фәнни казанышы Максвелл фаразлаган яктылык басымын эксперименталь раслау була. 1907 елда ул яктылыкның газларга басым ясавын исбатлый. Яктылык басымы буенча тикшеренүләрдән тыш, ул акустика (аерым алганда, ураакустика), әйләнүче җисемнәрнең магнетизмы белән шөгыльләнә, молекулаара көчләрнең табигате һәм комета койрыкларының килеп чыгышы турында гипотезалар чыгара.
1911 елда Халык мәгарифе министры Л.А.Кассоның реакцион сәясәтенә протест йөзеннән Лебедев бер төркем профессорлар белән Мәскәү университетын ташлап китә. Шәхси акчага оештырылган лабораториядә эшен дәвам итә, ләкин тиздән 46 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була.
Мәскәүдәге Россия Фәннәр академиясенең Физика институты (ФИАН) аның исемен йөртә.
Казанда Идел буе районындагы бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.