Нейрогистологиядә гистофизиологик һәм эксперименталь юнәлешкә нигез салучы.

Биографиясе

1892 елның 31 июле, Казан – 1944 елның 9 феврале, Мәскәү.

К.А.Арнштейн шәкерте.

1914 елда Казан университетын тәмамлагач, полк табибе булып хезмәт итә. 1917–1927 елларда Казан университетының гистология кафедрасында.

1922–1924 елларда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының оештыру бүлеге мөдире урынбасары, 1924–1926 елларда Казан медицина техникумында укыту бүлеге мөдире.

1927 елда Нидерландның Утрехт университетында фәнни командировкада.

1927 елдан Мәскәү Югары зоотехния институтының гистология һәм эмбриология кафедрасы профессоры һәм мөдире, бер үк вакытта В.А.Обух исемендәге Һөнәри авырулар институты физиология лабораториясенең морфология бүлеге мөдире.

1930 елдан 1 нче Мәскәү медицина институтының гистология һәм эмбриология кафедрасында, бер үк вакытта 1 нче Мәскәү медицина институты каршындагы Микроморфология институты директоры.

1934–1944 елларда 2 нче Мәскәү медицина институтының гистология һәм эмбриология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1937–1943 елларда Бөтенсоюз тәҗрибә медицина институтында морфология бүлеге мөдире, директор урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нерв системасы морфологиясе, нейрон теориясенә карый.

РСФСР һәм СССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатларында гыйльми шура әгъзасы.

Бөтенсоюз анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы һәм рәисе.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1941).

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Морфология автономной нервной системы. М.–Л., 1939 (автордаш); Морфология чувствительной иннервации внутренних органов. М., 1947 (автордаш); Теория строения вегетативной нервной системы. М., 1983.

Әдәбият

Люди русской науки: Очерки о выдающихся деятелях естествознания и техники. М., 1963;

 Фельдман Н.Г. Борис Иннокентьевич Лаврентьев. М., 1983.