Биографиясе

1908 елның 16 ноябре, Оренбург шәһәре — 1992 елның 31 июле, Казан.

1932 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтында эшли, теоретик механика кафедрасы мөдире (1938–1975).

Хезмәтләре аналитик механикага, стационар хәрәкәтләрнең тотрыклылыгы мәсьәләләренә, тирбәнүләр теориясенә карый. Кузьмин тоташ тирәлекләр һәм стационар хәрәкәтләр тотрыклылыгы, параметрик ярсынулар вакытындагы тотрыклылык, Ляпунов функцияләрен куллану буенча нәтиҗәләр ала.

Казанда традицион «Четаев укулары» конференцияләрен үткәрүнең инициаторы һәм оештыручысы.

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К теории устойчивости движения // Прикладная математика и механика. 1954. Т. 18, вып. 1;

Устойчивость при параметрических возмущениях // Прикладная математика и механика. 1957. Т. 21, вып. 1;

Малые колебания и устойчивость движения. М., 1973.