Биографиясе

1939 елның 28 сентябре, Баку шәһәре —  2015 елның 23 июне, Мәскәү.

Г.С.Гобәйдуллинның оныгы.

1963 елда Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаганнан соң, Дәүләт электрокерамика тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.

1965–1970 елларда Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате министрлыгында. 1970 елдан СССР ФАнең Халыкара эшчеләр хәрәкәте институтында.

1991 елдан РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институтында, баш фәнни хезмәткәр (1998 елдан). Бер үк вакытта Халык­ара экология-политология университеты, Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университеты, Мәскәү физика-техника университеты профессоры.

1993 елдан «Социотабигый тикшеренүләр үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (Мәскәү), «История и современность» журналы баш мөхәррире (2005 елдан). Хезмәтләре Алтын Урда, Кытай, Россиянең социотабигыять тарихын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Технико-экономическая политика руководства КНР и рабочий класс Китая. М., 1975;

Человек и природа в Китае. М., 1990;

Путь России. М., 1995;

Золотая Орда: Проблемы генезиса Российского государства. М., 1998;

Восток. Человек и природа на Дальнем Востоке. М., 1999;

Китай: истоки перемен. М., 2002 (автордаш).

Әдәбият

Мосионжник Л.А. Синергетика для гуманитариев. СПб.–Киш., 2003.