Эчтәлек

Биографиясе

1911 елның 18 июле, Түбән Новгород өлкәсенең Кстово авылы — 1979 ел, Казан.

1937 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, директор урынбасары (1942 елдан), директор (1944–1959), нефть һәм газ эшкәртү химиясе һәм технологиясе кафедрасына нигез салучы һәм аның мөдире (1955 елдан).

Козлов җитәкчелегендә нефть факультеты, нитропарафиннарның проблемалы лабораториясе оештырыла (1958).

Хезмәтләре нитроспиртлар, нитропарафиннар һәм аларның кушылмалары химиясенә карый. 200 дән артык фәнни хезмәт авторы. Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы бар.

1951–1959 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – В.Г.Абзалова