- РУС
- ТАТ
Техник фәннәр докторы (2022), доцент (2018), подполковник (2003)
1972 елның 2 февралендә Мари АССР ның Звенигово поселогында туа.
Ракета гаскәрләренең М.Н.Чистяков исемендәге Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесын "Электромеханика" белгечлеге буенча тәмамлый (1994).
Фәнни карашлары формалашуга техник фәннәр докторлары, профессорлар В.Ю.Корнилов һәм Р.С.Кашаев йогынты ясый.
1989–2013 елларда СССР һәм РФ Кораллы көчләрендә офицер вазифаларында хезмәт итә.
2013 елдан Казан дәүләт энергетика университетында приборлар төзү һәм мехатроника кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре автоматлаштырылган контроль системалары (2003–2013), протонлы магнит-резонанс релаксометрия алымы белән контрольдә тоту мәсьәләләренә карый (2013 елдан).
Козелков О.В. тарафыннан эшләнә һәм эксперименталь апробацияләнә: протонлы магнит-резонанс релаксометрия алымы нигезендә нефтьне агымлы экспресс-контрольдә тоту методикалары; электр үзәктән куу насосы җайланмасының электр двигателе йөкләнешенә каршылык моментын компенсацияләү белән интеллектуаль скважина белән идарә итү алгоритмы һәм программасы; ягулык су-мазут эмульсияләрен әзерләү җайланмасы; эшләнелгән прибор-программа комплексы һәм үлчәү методикаларын кулланып ПМР-релаксация мәгълүматлары буенча катламнардагы һәм агынты суларның нефть һәм тозлар белән пычрануын контрольдә тоту җайланмасы белән идарә итү алгоритмы һәм программасы, структур схемасы, конструкциясе.
ПМР-параметрлар буенча скважина сыеклыгы, чи нефть һәм су-нефть эмульсияләре характеристикаларын протонлы магнит-резонанс релаксометрия алымы нигезендә агымлы экспресс-контрольдә тоту белән цифрлы нефть чыганакларын комплекслы методологик һәм прибор-программа белән тәэмин итү бурычы хәл ителә.
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 180 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 2 монографиядә, 4 уку ярдәмлегендә басыла. 5 патент автордашы.
Кандидатлык диссертациясе ябык темага яклана (1993).
Докторлык диссертациясе: Протонлы магнит-резонанс релаксометрия нигезендә скважина сыеклыгы һәм нефть характеристикаларын экспресс-контрольдә тоту алымнары һәм чаралары (2022).
On-line express-analyzer and method of water monitoring on the base of proton magnetic resonance // IOP Conference Series: Earth and Environmental Science. 2019. V. 288. №1. P. 012035. (автордаш)
Технология удаления парафинов и асфальтенов в нефтях воздействием электромагнитных полей с контролем процесса проточным ПМР-анализатором // Химическая технология. 2020. Т. 21. № 6. С. 268–274. (автордаш)
Технология экспресс-анализа температуры застывания и концентрации парафинов в дизельном топливе и нефтях с применением метода проточной протонной магнитной резонансной релаксометрии // Химическая технология. 2021. Т. 22. № 6. С. 261–266. (автордаш)
Возможности использования проточного ПМР-анализатора для дистанционного управления скважиной с УЭЦН // Химическая технология. 2021. Т. 22. № 2. С. 89–96. (автордаш)
Опыт роботизированного лазерного упрочнения изделий из штамповой стали // Проблемы машиностроения и автоматизации. 2023. № 2. С. 70–77. (автордаш)
Технология применения приборно-программного комплекса на базе метода ПМР-релаксометрии для экспресс-контроля характеристик сырой нефти с газовым анализом во взрывоопасной зоне // Химическая технология. 2024. Т.25. №7. С.7–12. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.