Биографиясе

1895 елның 1 феврале, Харьков шәһәре – 1969 елның 29 ноябре, шунда ук.

Лазарев көнчыгыш телләре институтында (Мәскәү, 1916–1918) укый.

1922 елда Харьков университетын тәмамлый.

1920–1930 елларда Матди мәдәният институты (Харьков шәһәре), 1935 елдан СССР ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының (Ленинград) этнография музеенда Гарәп кабинеты хезмәткәре.

1938 елда репрессияләнә һәм 5 елга сөрелә.

1943–1945 елларда Саранск педагогия институтында чит телләр кафедрасы укытучысы. 1949 елдан Харьковта фәнни һәм педагогик эштә.

Фәнни эшчәнлеге

Ковалевский урта гасырлар гарәп авторларының Көнчыгыш Европа халыклары тарихына караган әсәрләрен, шул исәптән Ибне Фазланның Идел Болгарына сәяхәте турында язмаларын тикшерә һәм тәрҗемә итә. Ибне Фазлан китабының рус теленә беренче фәнни тәрҗемәсе Ковалевский исеме тәрҗемәче буларак күрсәтелмичә нәшер ителә (Л., 1939). «Әхмәд Ибне Фазланның Иделгә сәяхәте» («Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу», Харьков, 1956) Идел Болгарына Багдад хәлифәсе әл-Мөктадирның илчелеге маршруты автор аңлатмалары белән тасвирлана. Ковалевскийның Ибне Фазлан китабына бирелгән фәнни аңлатмалары Идел Болгарында ислам динен рәсми кабул итүне өйрәнүгә мөһим өлеш кертә; анда угызлар, бәҗәнәкләр, болгарлар, руслар һ.б. Европа халыкларының тормышы һәм гадәтләре турында мәгълүматларга анализ ясала.

Хезмәтләре

Чуваши и булгары по данным Ахмеда Ибн-Фадлана. Чебоксары, 1954.

Әдәбият

Авербух С.И. А.П.Ковалевский — исследователь путешествия Ибн Фадлана на Волгу // Страны и народы Востока. 1994. Вып. 27;

Митряев А.И. Андрiй Петрович Ковалiвський // На честь заслуженного дiяча науки Украiни Андрiя Петровича Ковалiвського: Тези мiжнародноi науковоi конференцii, присвяченоi 100-рiччю вiд дня народження. Харкiв, 1995.