- РУС
- ТАТ
Татарстанда туган һәм яшәгән, Икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең исемлекләрен туплаган тарихи-мемориаль басма
«Хәтер Китабы» редакциясе тарафыннан чыгарыла. Бөтенсоюз Хәтер Китабы чыгару турында КПСС ҮК карары 1989 елның 17 гыйнварында 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет гражданнары истәлеген мәңгеләштерү максатында кабул ителә. 1993 елның 18 маенда ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы «Хәтер Китабы»н әзерләү турында» карары басылып чыга, анда: «Хәтер Китабын әзерләү һәм бастырып чыгаруны Татарстан Республикасының социаль, милли-мәдәни үсеше дәүләт программасының состав өлеше дип санарга», — диелә.
Китап материаллары республиканың район хәрби комиссариатлары, ТРның тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы, аның Хәрби-медицина документлары филиалы һ.б. картотекалары мәгълүматларына нигезләнә. Китап районлап чыгарыла; һәр томда һәлак булучылар исемлеге татар һәм рус телләрендә китерелә. Һәлак булучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы һәм урыны, хәрби комиссариат исеме, хәрби дәрәҗәсе, хәрби часте, үлгән вакыты һәм урыны (җирләнгән урыны), яралардан үлүчеләрнең шулай ук госпиталь яисә медсанбат номеры күрсәтелә.
1993–2010 елларда 350 меңнән артык якташлар исемнәрен эченә алган 28 том (гомуми тираж 110 мең данәдән артык) дөнья күрә.
Баш мөхәррире — А.А.Иванов.
Басма ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2000).
Иванов А.А. Памяти павших посвящается // Науч. Татарстан. 1995. № 2;
Иванов А.А. Поиск длиною в двадцать лет // Увековечение исторической памяти народов Татарстана: Материалы респ. науч.-практ. конф. (18 февраль 2011 г.). К., 2011.
Автор — Р.Р.Сәләхиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.