- РУС
- ТАТ
1861 елның 26 августы, Әстерхан шәһәре — 1900 елның 18 ноябре, Санкт-Петербург.
1885 елда Казан университетының физика-математика факультетының табигыятьчеләр бүлеген тәмамлый, шунда ук ботаника кафедрасында эшли. Систематика һәм ботаник география буенча курслар укый.
1888 елда Казан университетында ботаника докторы дәрәҗәсе алу өчен диссертация яклый.
1888–1892 елларда Томск университетының ботаника кафедрасы профессоры.
1893 елда Санкт-Петербургка күчә: Император ботаника бакчасының баш ботанигы (1893–1899), бер үк вакытта (1898 елдан) Император ФАнең Ботаника музее директоры һәм Петербург хатын-кызлар (Бестужевлар) югары курслары профессоры.
П.Н.Крылов һәм А.Я.Гордягинның дусты һәм хезмәттәше.
Хезмәтләре ботаник географиягә, систематикага, флористикага карый. Коржинский беренчеләрдән булып Урта Азиянең үсемлекләр дөньясына ботаник-географик тасвирлама бирә.
Россия территориясен гомумботаник-географик районлаштыруны тәкъдим итә. Урманның далага күчү теориясе авторы.
Казан губернасы туфракларын тасвирлый, биредә кара, карасыман, соры, аксыл соры, аксыл туфракларны билгели. Бу туфракларның урманның агач үсемлекләре йогынтысында кара туфраклар деградациясенең эзлекле стадияләре булуын әйтә.
Үсемлекләр систематикасында геоморфологик алымга нигез салучыларның берсе. Үсемлекләр систематикасына «раса» төшенчәсен кертә (1892), төрләр систематикасын төзергә тырыша. Генетик методлар барлыкка килгәнче үк бик күп алдан төрле географик чыгышлардагы расалар арасында ыруглык дәрәҗәсен билгеләү өчен гибридлаштыру алымын тәкъдим итә.
Нидерланд галиме Хуго Де Фриздан бәйсез рәвештә, эволюциядә дарвинизмга капма-каршы булган яңа мутация теориясен («гетерогенезис теориясе») тудыра (1899).
Беренчеләрдән булып үсемлекләрдән ясалма рәвештә полиплоидияләр алу мөмкинлеген күрсәтә.
Коржинский исеме белән үсемлекләрнең бер ыругы һәм 45 төре, ландшафтлы табигать тыюлыгы (кара Коржинский сөзәклекләре) аталган.
Северная граница чернозёмно-степной области восточной полосы Европейской России в ботанико-географическом и почвенном отношении // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1888. Т. 18, вып. 5; 1889. Т. 19, вып. 6; 1891. Т. 22, вып. 6;
Флора Востока Европейской России в её систематическом и географическом соотношениях // Изв. Томского университета. 1893. Кн. 5.
Крылов Т.Н. Памяти С.И.Коржинского. Томск, 1901;
Выдающиеся отечественные ботаники. М., 1957;
Гехтман Г.Н. Выдающиеся географы и путешественники. Тб., 1962;
Марков М.В. Ботаника в Казанском университете. К., 1980.
Автор — А.П.Ситников
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.