Биографиясе

1902 елның 22 марты, Казан губернасы, Чабаксар өязе Миснер авылы— 1991 елның 11 сентябре, Казан.

1927 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, шунда ук тире-венерология клиникасында эшли.

1941–1945 елларда хәрби медицина хезмәтендә, эвакуация госпитале башлыгы, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946 елдан Кырым (Симферополь шәһәре), 1954 елдан Омск, 1960 елдан Казан медицина институтларында тире-венерология кафедрасы мөдире, 1971 елдан профессор-консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тире һәм венерик авырулар патогенезын, дерматологиядә аллергия һәм аутоаллергияне, олы күзәнәкләрнең функциональ активлыгын, нуклеин кислоталар динамикасын һәм тире микроэлементлары составын өйрәнүгә карый. Омск, Симферополь, Казан шәһәрләренең дерматологлар фәнни җәмгыятьләре идарәсе рәисе.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Реактивность организма и стафилококковая инфекция: Дис. ... К., 1940.

Әдәбият

Памяти профессора Гавриила Григорьевича Кондратьева // Казан. медицина журн. 1992. № 2.