Биографиясе

Гомер еллары: XVII йөзнең ахыры – XVIII йөзнең икенче яртысы.

Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән.

Иҗаты

Касыйм морзасы Галикәй Аталыкның «Галикәй Аталык васыйәтнамәсе» китабыннан көлеп, пародия рәвешендә язылган «Хәрамнамә» (1690) әсәре авторы.

Юрау китабы «Фалнамә» (1690) кулъязмасы да аның тарафыннан күчерелгән дигән фикер бар.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов