Биографиясе

1905 елның 9 мае, Сембер губернасы, Карсун өязе Вешкайма авылы —1968 елның 15 июле, Казан.

1929 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, Казан ГИДУВында эшли, 1953–1967 елларда оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре баш сөяге һәм баш миенең йогышлы авырулы яраларын хирургик дәвалау ысулларын эшләүгә, баш сөяге, баш мие тамырлары (веналар) хирургиясенә карый. Комаров көндәлек тормышта хәрби госпиталь хирургиясе тәҗрибәсен куллана. Ул Казан халкына нейрохирургия ярдәме оештыра.

Пункция алу өчен Комаров инәле оригиналь скальпель уйлап таба.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Вторичная обработка огнестрельных черепно-мозговых ранений по материалам госпитальной практики в период Великой Отечественной войны (1941–45): Автореф. дис. ... К., 1951;

Хирургическое лечение инфицированных ран черепа и мозга. К., 1957;

Об использовании полимеров для пластики нижней полой вены выше почечных вен в эксперименте // Казан. мед. журн. 1965. № 2 (автордаш).