- РУС
- ТАТ
Химик-нәорганик, ботаник, рәссам, фәлсәфә докторы (1839), Медицина-хирургия академиясе (Санкт-Петербург, 1850), Петербург (1861) һәм Берлин (1863) Фәннәр академияләре мөхбир әгъзасы
1796 елның 11 (22) гыйнвары, Дерпт шәһәре, хәзерге Эстониянең Тарту шәһәре – 1864 елның 24 марты, шунда ук.
1817–1821 елларда К.К.Клаус – Саратов шәһәрендә даруханәче, 1821–1829 елларда Казанда даруханә тота.
Казан университеты профессорлары белән бергәләп экспедицияләрдә катнаша: 1828 елда А.Я.Купфер белән – Урал буеның, 1829 елда Э.А.Эверсман белән Идел аръягы далаларындагы үсемлекләр дөньясын өйрәнә.
1831 елдан К.К.Клаус Дерпт университетында укый һәм эшли (1835 елда тәмамлый), Идел аръягы тозлы туфраклы далаларын өйрәнү буенча профессор Ф.Гёбель экспедициясендә катнаша (1834).
1837 елдан Казан университетының химия лабораториясе мөдире, профессоры (1843 елдан). 1851 елдан Дерпт университеты фармация кафедрасы мөдире. Платиналы металлар химиясенә нигез салучыларның берсе.
К.К.Клаус Урал платина рудасын «патша аракысы»нда эреткәннән соң калган матдәнең составын билгели. Платина төркеме металларын аеруның яңа алымнарын, аналитик реакцияләрне, анализлар методикасын эшли, беренче тапкыр родий һәм иридий тозларының аммиак белән кушылмаларын ала һәм характерлый.
1844 елда платина рудасы калдыкларында рутений элементын ача, аның атом массасын билгели, үзлекләрен тасвирлый. Рутений-родий-палладий һәм осмий-иридий-платина өчлекләре арасындагы охшашлыкны күрсәтә, соңыннан ул Д.И.Менделеев периодик законы нигезендә аңлатыла. Платиналы металларны өйрәнгәндә бергә утырымга төшү күренешен күзәтә, аларны чистартуның яңа алымнарын тәкъдим итә.
К.К.Клаус – фитохимиягә нигез салучыларның берсе. Аның «Идел буе илләренең җирле флоралары» («Флоры местные Приволжских стран», Санкт-Петербург, 1852) хезмәте 1950 төрдәге үсемлекне тасвирлый. К.К.Клаус исеме, беренче уйлап табучы буларак, үсемлекләр дөньясындагы 8 төр һәм төрчә атамасына керә.
К.К.Клаус беренчеләрдән булып чагыштырма флористикада микъдари ысуллар куллана (1851).
Э.А.Эверсман турындагы истәлекләр, фармация һәм аның тарихы буенча мәкаләләр авторы.
Үз гаиләсе әгъзаларының портретларын ясый (майлы буяу), Парижда рәсемнәр сериясен (Казан, Урал заводлары күренешләре һәм башкалар) бастыра (1833), тәңкә акчалар һәм медальләр коллекциясен туплый, соңыннан Казан университеты музеена тапшыра.
Платиналы металларны өйрәнү буенча фәнгә зур өлеш керткәне өчен К.К.Клаус Петербург Фәннәр академиясенең Демидов бүләгенә лаек була (1846).
Рутений ачылуга 125 ел тулу уңаеннан Казан университетының иске химия лабораториясе (хәзер А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты) диварына мемориаль такта куела.
Избранные труды по химии платиновых металлов. М., 1954.
Ключевич А.С. Карл Карлович Клаус. Казань, 1972.
Автор – В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.